“Рухи матурлык җырчысы”
2-нче март көнне,Мортаза авыл китапханәсендә язучы Ә.Еникиның тууына 110ел тулу уңаеннан "Әмирхан Еникиның сүнмәс иҗаты" дип исемләнгән әдәби сәгат уздырылды.
Әлеге чарада,укучылар татр халкының танылган язучысы Ә.Еникиның иҗаты белән таныштылар.
"Әйтелмәгән васыять", "Матурлык", "Соңгы китап", "Гуляндам" кебек хикәяләреннән өзекләрне татар һәм рус телендә укыдылар.
"Рухи матурлык җырчысы"дип исемләнгән китап-күргәзмәгә күзәтү ясалды.