Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

“И Туган тел!”

26-нчы апрель көнне,Мортаза авыл китапханәсе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133ел уңаеннан "И Туган тел!"дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды.

Китапханәче язучының иҗаты белән таныштырды,килгән кунаклар Г.Тукайның әкиятләреннән һәм шигырьләреннән әзерләнгән уен-викторинада катнаштылар.

Кычкырып Габдулла Тукайның "Туган тел" дип исемләнгән шигыре укылды.

 "Ачыйк күңелләрне ак нур белән..."дип исемләнгән китап-күргәзмәгә күзәтү ясалды.