Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

“Яшьнәтик әле яшьлекне”

1-нче октябрь көнне,Мортаза авыл китапханәсендә өлкән яшьтәге китап сөючеләр өчен "Яшьнәтик әле яшьлекне" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Китапханәче Ильзия Латыпова килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде.

Кунаклар чәй өстәле артында әдәби конкурсларда "Әбием әкиятләре", "Бала баласы балдан татлы", "Әби мәктәп баласы", "Моңлы әби", "Шаян әби" конкурсларында бик актив катнаштылар.Кунаклар үзләренең укыган китаплары турында фикер алыштылар һәм Зифа Кадырованың,Гөльсинә Галимуллинаның китапларын укырга алдылар.