"Тукай безнең йөрәкләрдә"
23 апрель көнне Кызылъяр авылы китапханәсендә "Каенкай" балалар бакчасы нәниләре өчен татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган «Тукай безнең йөрәкләрдә», дигән әдәби бәйрәм узды.
Балалар аның әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар, "Тылсымлы капчык", "Су анасы", "Сигезле" уеннарын уйнадылар
"И Туган тел, и матур тел..." китап күргәзмәсе белән таныштылар.