"Туган тел!"
Туган тел аралашу чарасы гына түгел, бу халыкның җаны, аның тарихы һәм мәдәнияте.
21 нче февраль көнне Кызылъяр авылы хитапханә хезмәткәрләре, балар бакчасында, нәни дуслары белән бик кызык әңгәмә оештырдылар. Балар бик кызыксынып татар милли киемнәре, ашлары, бәйрәмнәре турында тыңладылар. Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән уенда катнаштылар. Китаплар күргәзмәсен дә яратып карадылар. Очрашу "И туган тел" җырын башкару белән тәмамланды