Татар теле-шагыйрьләр теле
20-нче февраль көнне, Кызылъяр үзәк китапханәсендә, "Каенкай" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары өчен, Халыкара туган тел көненә багышланган "Татар теле-шагыйрьлэр теле" дип исемләнгән чара узды.
Балалар туган телдә матур сүзләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, татар халык уеннарын уйнадылар.
Шулай ук "Иң туган тел-иң татлы тел" китаплар күргәзмәсе оештырылды. Чара, Г. Тукайның "И туган тел" җырын башкарып үтү белән тәмамланды.