"Яшьнәү - күкрәүләргә тиң гомер"
Яраткан шагыйребез, прозаик, драматург, якташыбыз Фәнис Гатаулла улы Яруллинның тууына 86 ел тулу уңаеннан 12 февраль Кызылъяр авылы китапханәсендә "Умырзая" авыл хатын-кызлары оешмасы белән "Яшьнәү - күкрәүләргә тиң гомер" дип исемләнгән чара оештырдык.
Безнең авыл китапханәсендә нәшриятта басылып чыккан бөтен китаплары да аерым киштәдә, алар әдәбият, шигриятъ сөючеләрне үзенә җәлеп итеп торалар.
Легендар якташыбызның китаплары эчтәлеге, "Сөембикә" журналында 2011нче елда бастырылган Фәнис Яруллин белән азакы интервью буенча әңгәмә, хәтирәләр белән бүлештек.
Әйдәп баручы китапханәче Зиянгирова З. Р., "Фәнис Яруллин музее" эшен җитәкләүче Газизуллина Г. М. кунакларны әдипнең сайланма әсәрләре буенча яңа басмалары белән, Ленинград шагыйрәсе Елена Вечтомованың рус теленә тәрҗемә иткән шигырьләре белән таныштырдык.
Фәнис Яруллинның иҗаты - саекмас чишмә, әсәрләрен бүгенге көндә дә олылар һәм балалар яратып укыйбыз.