Кзыл-Яровская сельская библиотека - филиал № 21

Исеме калды данга күмелеп

19-нче гыйнвар көнне Кызылъяр  авыл китапханәсендә татар әдәбияты классигы Фатих Кәримнең   115 еллыгына   багышланган "Исеме калды данга күмелеп" дип исемләнгән кичә узды.

Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын искә төшерделәр. Аның иҗатын аеруча белгән һәм яраткан кунагыбыз Ирек Җиһангиров яттан берничә шигерен укыды. Аның хикәяләре тирән драматик, шул ук вакытта алар тормыш оптимизмы белән тулы. Балалар игътибарын, шулай ук, Фатих Кәримнең китап күргәзмәсе җәлеп итте. Кунаклар рәхәтләнеп китаплар карадылар һәм сайладылар.