"Туган ягым-изге җирем"
27 нчы сентябрь көнне, Кызылъяр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, 1 нче сыйныф укучылары өчен, "Туган ягым-изге җирем" дигән мәгълүмат сәгатен оештырдылар. Балалар өчен Татарстан республикасы, Баулы шәһәре һәм, туган авыллары, Кызылъяр турында сөйләнде, презентация әзерләнде. Балалар бик кызыксынып әңгәмәдә катнаштылар, китаплар күргәзмәсен карадылар.