" Туган телем-анам теле"
21 нче февраль көнне,Кызылъяр үзәк китапханәсендә, "Каенкай" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары өчен, Халыкара туган тел көненә багышланган" Туган телем-анам теле" дип исемләнгән чара узды.
Балалар туган телдә матур сүзләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, татар халык уеннарын уйнадылар.
Шулай ук "Иң туган тел-иң татлы тел" китаплар күргәзмәсе оештырылды. Чара, Г. Тукайның "И туган тел" җырын башкарып үтү белән тәмамланды.