Городская "Библиотека семейного чтения"

«Тукай дөньясы – мәңгелек шигърият көзгесе»

17 февраль көнне Гаилә белән уку китапханәсендә, «Хәерле кич» клубы әгъзәләре белән, Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукай дөньясы – мәңгелек шигърият көзгесе» исемле кичә уздырылды. Клубыбызның актив әгъзәсе Фәүзия Габбас кызы Гәрәева бик тәфсилләп Тукай иҗатында бүгенгесе көндә бик актуаль булган мәгариф, тормышта хатын-кыз роле, милләтне үстерү турында сөйләде, мәгърифәтле хатын-кызларга, мөслимәләргә сокланып язган шигырьләрен укып китте.

2015 елның 19 августында басылып чыккан «Яшел Үзән» гаҗитендә Габдулла Тукай белән якыннан аралашу бәхетенә ирешкән зыялылар арасында Мулла Иле авылы кешесе Гыйззәтулла Хәйрулла улы Галиәкбәров (1885-1911) турында  да сөйләп үтте.

Клуб әгъзәләре актив фикер алыштылар, Тукайның шигырьләрен укыдылар. Кичә бик эчтәлекле, күңелле узды.