“Закон сагында”
12-нче декабрь көнне Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, 12 декабрь - РФ конституциясе көненә багышланган “Закон сагында” дип исемләнгән мәгълумати чара үткәрде. Чарада катнашучы урта яшьтәге мәктәп укучылары конституция кабул ителү тарихы, төп төшенчәләр белән таныштылар, безнең төп законыбызга багышланган сораулардан торган сканворд чиштеләр.