“Мин яратам сине, Татарстан!”
14 нче сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, мәдәният дәресе кысаларында “Мин яратам сине, Татарстан!” дип исемләнгән мәгълумати чара уздырды. Китапханәче башлангыч сыйныф укучыларын милләтебезнең гореф- гадәтләре, көнкүреше, истәлекле урыннарын чагылдырган китаплар белән таныштырды, “Укучының мәдәни көндәлеге” белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерде, туган ягыбыз тарихына багышланган сораулар бирде. Чара ахырында мәктәп китапханәчесе Нәгыймова Г.Н. укучыларга көндәлекләр тапшырды.