“Җәйнең яшел аты”
1- нче июнь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, 1 нче июнь – Балаларны яклау көненә багышлап “Җәйнең яшел аты” исеме астында чара уздырды. Балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, яңа китаплар белән таныштылар. Чара ахырында бәйрәмдә катнашучылар асфальтка рәсемнәр ясадылар .