“Батырлыкның даны мәңгелек”
8 нче май көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, “Батырлыкның даны мәңгелек” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрде. Кичәгә сугыш һәм тыл ветераннары да чакырылган иде. 2 нче сыйныф укучылары әдәби монтаж әзерләгән иделәр. Башлангыч сыйныф укучылары сугыш турында җырлар җырладылар, урта яшьтәге мәктәп укучылары сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр. Китапханәче сугыш турында китапларга күзәтү ясады.