Көчле рухлылар”
3 -нче февраль көнне, Свердлов өлкәсе Талицк район китапханәсе игълан иткән акция кысаларында, Исергәп авыл китапханәсендә авыл яшьләре өчен “Көчле рухлылар” дип исемләнгән чара үтте. Чара “Ватан сугышы партизаны” медале раслануның 75 еллыгына багышланды. Катнашучылар өчен Бөек Ватан сугышы, фашистларны җиңүдә партизаннар хәрәкәтенең әһәмияте турында әңгәмә, китапларга күзәтү үткәрелде. Яшьләр А.Адамовичның “Хатынь повесте” әсәрен тыңлап, фикер алыштылар.