“Җилкәннәр җилдә сынала
Исергәп авыл китапханәсе урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен Ф.Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган “Җилкәннәр җилдә сынала” исемендә викторина үткәрде.Китапханәче катнашучыларны язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады. Әдипнең иҗатын иң яхшы белүче исеменә ике команда көч сынашты. Нәтиҗәдә, ике команда да тигез баллар алып, җиңүче булдылар.