Туган ягым- бәллүр бишегем
21- нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе “Безнең тамырлар” “(Наши истоки») акциясе кысаларында Туган тел көненә багышлап кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Туган ягым- бәллүр бишегем” дип исемләнгән чара үткәрде. Укучылар авылның туган якны өйрәнү музеенда авыл тарихы, татар халкының көнкүреш кораллары, кул эшләре белән таныштылар. Алар турында мәкальләр, әйтемнәр тыңлап, табышмакларга җавап эзләделәр, татар халык авыз иҗатына багышланган китап белән таныштылар.