“Хаклыкны яклаучы әдип”
30-нчы октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, “Хәзинә” клубы кысаларында, язучы, юрист, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәгъсүм Насыйбуллиннның тууына 100 ел тулуга багышланган “Хаклыкны яклаучы әдип” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.
Чарада китапханәче юбилярның тормыш юлына тукталды, китапларына күзәтү ясады. Соңыннан әдипнең иҗаты буенча фикер алышу үткәрелде.