Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Мин яратам сине, Татарстан!”

29 нчы август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты, “Ак калфаклар” оешмасы белән берлектә, Татарстан республикасы көненә багышлап, “Мин яратам сине, Татарстан!” дип исемләнгән конкурслы кичә үткәрделәр. Кичәдә катнашучы ханымнар Татарстан тарихы буенча яңа китаплар белән таныштылар. Тарихыбыз, мәдәниятебез, күренекле кешеләр, истәлекле урыннар, язучылар һ.б. турында әйбәт белүләрен викторинада катнашып, төрле конкурсларда көч сынашып исбатладылар. Чара бик файдалы һәм күңелле үтте.