“Китапханә дусларын җыя”
27-нче май көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп яны лагере балалары өчен, Гомумроссия Китапханәләр көненә багышлап, “Китапханә дусларын җыя” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде.
Катнашучы балалар китапханә буенча экскурсия ясадылар, күп кенә китапханә терминнарын белделәр, китапханәче һөнәре турында якыннан таныштылар. Китапханәдән файдалану кагыйдәләрен искә төшерделәр, яраткан китаплары буенча төзелгән викторинада катнаштылар.