“Инеш буе” проекты. Хезмәттәшлек ысуллары”
23-нче май көнне, Исергәп авыл китапханәсендә, “Авыл яши” проекты кысаларында, “Инеш буе” проекты. Хезмәттәшлек ысуллары” дип аталган мәгълумати чара үткәрелде.
Проект җитәкчесе, ТР авыл туризмының регионара ассоцияциясе җитәкчесе Зөлфия Латипова катнашучыларны проект белән таныштырды. Никадәр эш эшләнүе турында сөйләде. Алдагы планнары белән уртаклашты. Авыл халкын нинди өлкәләрдә җәлеп итеп булуы, ачылачак эш урыннары, табыш алу ысуллары турында сөйләде.