«Илебезнең төп символы»
Бүген, 22 нче август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне. Шул уңайдан, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты, мәктәп белән берлектә, кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен «Илебезнең төп символы» дип исемләнгән танып белү чарасы үткәрделәр. Катнашучылар Герб һәм Гимн белән беррәттән, Ватаныбызның изге символы булып торган флагның тарихын искә төшерделәр. Илебезнең бердәмлеген чагылдырган мәкальләр җыйдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, мастер- класста дәүләтебез символын төсле кәгазьдән ясап, бөек Ватаныбыз өчен горурлык хисе кичерделәр. Әлеге чара Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның дуслыгын, бердәмлелеген һәм көчен чагылдыра, балаларыбызда Ватанга карата мәхәббәт хисләре тәрбияли.