Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

«Солдат булып тумыйлар»

21-нче октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, «Солдат булып тумыйлар», дип исемләнгән махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз белән очрашу кичәсе үткәрделәр.

 

Чарада хәрби операциянең башлану чоры, сәбәпләре турында видеоролик күрсәтелде. Кунагыбыз Ватанны сакларга үзе теләп китүе, үзенең бурычын үтәве хакында сөйләде, балаларның күп санлы сорауларына җавап бирде, үсеп килүче буынга тырышып укырга, якыннарын, Ватанны сакларга һәрвакыт әзер булырга кирәклеген, физик яктан да чыныгып үсүләрен киңәш итте. Кунагыбызның туган якларына, гаиләсенә исән- сау әйләнеп кайтуын теләп калабыз, тагын шулай очрашулар насыйп булсын!