Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Календарьдә әти көне”

Ел саен, октябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә Әтиләр көне бәйрәм ителә. Быел бу дата 19 нчы октябрь көненә туры килде. Бу көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, гаиләләр өчен, “Календарьдә әти көне” дип исемләнгән конкурслы күңел ачу кичәсе  үткәрделәр.

 

Бәйрәм кичәсендә Әхмәтхановлар, Тимаевлар, Шәйдуллинар гаиләләре катнашты. Катнашучылар гаилә турында мәкальләр җыйдылар, викторина  сорауларына җавап бирделәр. Әтиләр белән балалар төрле кызыклы уеннар, күңелле эстафета ярышларында көч сынаштылар. Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында дәвам итте.