Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

"Сугыш турында китап сөйләр”

13-нче май көнне, Исергәп авыл китапханәсе, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен "Сугыш турында китап сөйләр” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде.

 

Китапханәче  катнашучы балаларга Бөек Ватан сугышы турында кыскача аңлатма бирде, аннан “Илебез тарихы битләреннән: Бөек Ватан сугышы”дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Махсус кече яшьтәге балалар өчен чыгарылган рәсемле китап “Бөек Ватан сугышы= Великая Отечественная война” китабы белән якыннан танышу катнашучыларга бигрәк тә ошады. Китапта һәр мәгълумат балаларга аңлаешлы һәм күрсәтмәле (наглядно) итеп бирелгән.