Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

"Нинди гүзәл минем туган җирем!”

12-нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, мәчет оештырган җәйге лагерьга йөрүче балалар өчен, Баулы районы оешуның 95 еллыгына багышлап, “Нинди гүзәл минем туган җирем!” дип исемләнгән танып белү чарасы үткәрделәр. Катнашучы балалар Баулыга кайчан нигез салынуы, район барлыкка килү тарихы, авыллары, күренекле кешеләре, истәлекле урыннары һ.б. файдалы мәгълумат алдылар. Баулыга багышланган китаплар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап биреп белемнәрен ныгыттылар. Лагерьнең соңгы көне булу сәбәпле, мәчет мәхәлләсе белем алучы балаларга үгет-нәсыйхәтләрен әйтеп, бүләкләр тапшырып, кабат килүләрен көтеп калуларын белдерделәр.