Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Минем кечкенә бакчам- сәламәтлек һәм акчам”

10 нчы сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты, “Ак калфаклар” оешмасы белән берлектә, көзге муллыкка багышланган “Минем кечкенә бакчам- сәламәтлек һәм акчам” дип исемләнгән конкурслы күңел ачу кичәсе үткәрделәр.

 

Катнашучы ханымнар булганлыкта, уңганлыкта, тырышлыкта көчләрен сынадылар. Кичә дәвамында  төрле кызыклы конкурслар тынмады: миләш тәлгәшләреннән төймә тагу, бәрәңге әрчү, “Ташкабак”сүзеннән башка сүзләр төзү, тизәйткечләрне оста әйтү, теге яки бу яшелчә кергән ризыклар атау, викторина сорауларына җавап бирү һ.б. уеннарда  осталыкларын күрсәттеләр.  Гөлфия Сәлимова белән Алия Шараева карбыз үстерү серләре белән бүлештеләр. Алия кичәгә үз кулы белән эшләнгән бик оста бизәлешле җимеш кәрзиннәре алып килгән. Соңыннан уңган хуҗабикәләребезнең хезмәтләре- варенье, павидло, как һәм тәмле яшелчә пироглары белән түгәрәк өстәл артында фикер алышу дәвам итте.