Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Республиканың төп законы”

5-нче ноябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан,  урта һәм өлкән яшьтәге китап укучылар өчен “Республиканың төп законы” дип аталган танып белү сәгате үткәрделәр.

 

Чара барышында китапханәче кыскача Конституциянең әһәмияте һәм аның Татарстан Республикасының һәр гражданы тормышындагы роле турында сөйләде.  Катнашучылар Татарстан Конституциясен кабул итү тарихы һәм кайбер законнар белән таныштылар, республиканың төп символларын искә алдылар. Тема буенча әдәбиятка күзәтү үткәрелде. Соңыннан викторина сорауларына җавап бирделәр, башваткычлар чиштеләр.