“Светофорның туган көне”
5 - нче август көнне бар дөнья Халыкара светофор көнен — юл хәрәкәте тарихында иң мөһим уйлап табуларның берсенә багышланган бәйрәмне билгеләп үтә. Светофорлар безнең көндәлек тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде, юлларда куркынычсызлык һәм тәртип тәэмин итте. Шул уңайдан, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, мәчет оештырган җәйге лагерьгә йөрүче балалар өчен, “Светофорның туган көне” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр.
Балалар бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.