“Уйларым һәм хисләрем халкым белән...”
3 нче сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты, “Ак калфаклар” оешмасы белән берлектә, бөек драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына 130 ел тулуга багышланган “Уйларым һәм хисләрем халкым белән...” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр.
Китапханәче катнашучыларны бөек әдипнең тормыш юлы белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады. Кичәдә юбилярның сәхнә әсәрләрен сәнгатьле уку, иҗаты һәм биографиясе буенча уен- конкурс үткәрелде.