“Сәламәтлек әлифбасы”
1-нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, мәчет оештырган җәйге лагерьгә йөрүче балалар өчен, “Сәламәтлек әлифбасы” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр. Балалар, З.Хәбипова язган китапка нигезләнеп, авылыбызның дәвалаучылары, шәфкать туташлары, борынгы заманнан ук авылда медицина хезмәте күрсәтү турында мәгълумат алдылар. Сәламәт яшәү рәвешенә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр.