Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Милләтенә тугры илче”

13-нче ноябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты, мәктәп белән берлектә, авылдашыбыз язучы- публицист, илче Вахит Юнысның тууына 95 ел тулуга багышланган “Милләтенә тугры илче” дип аталган әдәби музыкаль кичә үткәрделәр.

Вахит абыйның тормыш юлын чагылдырган, үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән тирән эчтәлекле электрон презентация белән үрелеп барган кичә кунаклары- авылыбыз тарихчысы, публицист, Вахит абыйның туганы Зәрия апа Хәбипова һәм Вахит абыйны якыннан белгән ветеран укытучы Рәзинә Закирҗан кызы Шараева истәлекләре белән уртаклаштылар. Вахит абыйның якын дусты Ансель Мирзеевич Рахманкулов истәлекләрен сеңлесе, авылдашыбыз Фәридә Әмировна Зыярова тапшырды. Беренче тапкыр Вахит абыйның үзе турында сөйләгән тере тавышын ишетү – кичәнең иң дулкынландыргыч мизгеле булгандыр. Авыл Мәдәният йорты үзешчәннәренең, укучы балаларның чыгышлары кичәгә аерым бер ямь өстәде. Күңелләрдә күренекле авылдашыбыз белән чиксез горурлану хисе уелып калды.