“Батырлык үрнәге”
29 - нчы апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәптә үткәрелгән М. Юныс исемендәге 2нче зональ фәнни- практик конференциядә жюри әгъзасы буларак катнашты. Китапханәче катнашучыларга Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, “Алар җиңү алып кайтты” презентациясен һәм авыл тарихында Бөек Ватан сугышы темасына “Батырлык үрнәге” дип аталган видеоязма тәкъдим итте.