"Каләм очында затлы сүз"
24 нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты, “Ак калфаклар” оешмасы белән берлектә, Хәзинә” клубы кысаларында, Татарстанның күренекле шагыйре Роберт Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә- портрет үткәрделәр.
Катнашулар юбилярның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Китапханәче авторның фондта булган китапларына күзәтү ясады. Шигырьләрен кычкырып укыдылар. Соңыннан Р.Әхмәтҗановның сүзләренә язылган “Солдатлар” җырын җырлап кичә тәмамланды.