«Язмышларында эз калдырган Чернобыль»
Апрельнең бу кояшлы көннәрендә йөзләрчә мең кешеләрнең тормышын үзгәрткән һәм бөтен кешелекне «Тыныч атом»белән грамоталы һәм сак эш итү кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр иткән вакыйгалар безне кабат хәтеребезгә кайтара. Чернобыль атом электростанциясендә булган фаҗигагә 39 ел узды.
25-нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, «Язмышларында эз калдырган Чернобыль» дип исемләнгән, бу фаҗига ликвидаторлары - авылдашларыбызга багышланган хәтер сәгате уздырдылар.
Очрашу барышында балалар Чернобыльдәге һәлакәт тарихы һәм аның нәтиҗәләре белән таныштылар. Янгынга каршы көрәшкә беренчеләрдән булып кергән героик янгын сүндерүче авылдашларыбыз турында мәгълумат алдылар. 20-нче гасырның зур фаҗигаләренең берсе булган Чернобыльдәге авариягә багышланган китаплар белән таныштылар.