“Тукай сүнмәс йолдыз ул”
26-нчы апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, “Ак калфаклар” оешмасы белән берлектә, Г.Тукай тууына 139 ел тулуга багышланган “Тукай сүнмәс йолдыз ул” дип исемләнгән викторина-конкурс үткәрделәр.
Катнашучы өлкән һәм урта яшьтәге китап укучылар бөек әдибебезнең тормыш юлы, иҗаты буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр, иҗатын яктырткан яңа китаплар белән таныштылар, анаграммалар чиштеләр, шигырь юлларын искә төшерделәр.