Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Бөек Җиңү юллары буйлап” «Библиотөн-2025»

26-нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты, мәктәп белән берлектә, Ватанны саклаучылар елына, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап үткәрелгән “Бөек Җиңү юллары буйлап” исеме астында «Библиотөн-2025» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

Чара барышында катнашучылар Бөек Ватан сугышына багышланган китаплар белән таныштылар, яттан шигырьләр сөйләделәр,”Өчпочмаклы хатлар” мастер- классында хатлар ясарга өйрәнделәр. Кече яшьтәге мәктәп укучылары “Җиңү стартлары” хәрәкәтле уен-конкурста көчләрен сынадылар. Урта яшьтәге мәктәп укучылары тарих буенча квест- уенда катнаштылар. Югары сыйныф укучылары сугыш турында кинофильм карадылар. Бу истәлекле көнне тарихта калдырыр өчен фотозона эшләде.