“Бетәр чирең, аруың, эчсәң үлән даруын”
9-нчы апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты, “Ак калфаклар” оешмасы белән берлектә, “Бетәр чирең, аруың, эчсәң үлән даруын” дип исемләнгән конкурсы күңел ачу кичәсе үткәрделәр.
Чара дару үләннәренә багышланган иде. Катнашучылар халык медицинасы өлкәсендә дару үләннәрен куллану, җыю вакытлары турында китаплар белән таныштылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр, мәкаль- әйтемнәр җыйдылар. Бик тәмле конкурс- төрле савытларга ясап куелган үлән чәйләрен тәмләп, нинди үлән чәе икәнен ачыклауда катнаштылар. Шулай ук үзләре белән алып килгән үләннәр турында сөйләделәр һәм практикаларында аларны куллану буенча фикер алыштылар. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.