“Яз һәм шатлык хәбәрчеләре”
1-нче апрель көнне экологик бәйрәм - Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты, мәктәп белән берлектә, урта яшьтәге мәктәп балалары өчен “Яз һәм шатлык хәбәрчеләре” дип исемләнгән уен- конкурслы танып белү чарасы үткәрделәр.
Катнашучылар бәйрәм тарихы, кошлар, аларның төрлелеге турында мәгълумат алдылар, ике командага бүленеп төрле уен- конкурсларда көч сынаштылар, китапханә фондындагы китаплар белән таныштылар. Ике команда да бертигез балл җыйдылар һәм үзләренең кошлар турында яхшы белүләрен күрсәттеләр.