“Көлке капчыгы”
1-нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, 1 апрель - Көлке көне уңаеннан, “Көлке капчыгы” дип исемләнгән уенлы күңел ачу чарасы үткәрделәр.
Бәйрәмгә кунакка килгән Клоун белән Хуҗа Насретдин янында катнашучы балалар төрле хәрәкәтле, эстафета уеннары уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, конкурсларда катнаштылар. Күңелле чарадан катнашучылар күтәренке кәеф һәм татлы бүләкләр белән таралыштылар.