“Дания Корольлегенең әкиятчесе”
2-нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен, Г.Х.Андерсеннең тууына 220 ел тулу һәм Балалар китабы көне уңаеннан, “Дания Корольлегенең әкиятчесе” дип исемләнгән конкурслы танып белү чарасы үткәрделәр.
Катнашучылар бөек әкиятченең тормыш юлы белән видео һәм электрон презентация ярдәмендә таныштылар. Китапханәче иҗатына күзәтү ясады, китаплар белән таныштырды.Әкиятләре буенча үткәрелгән уен- конкурста балалар бик актив катнашты. Иң күп дөрес җаваплар белән Суфиянов Альфред һәм Азизова Айзилә җиңүче булды.