“Мырауҗанның туган көне”
13-нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Мырауҗанның туган көне” дип аталган танып белү чарасы үткәрде.
Чара кешенең иң яраткан йорт хайваны- песиләргә багышланды. Катнашучы балалар мәчеләрнең тарихы белән таныштылар, мәчеләр - әдәби геройлар турында викторина сорауларына җавап бирделәр. “Песиләр тормышыннан кызыклы мизгелләр” дип аталган слайд-шоуны бик яратып карадылар. Китапханәче балаларны песиләргә багышланган китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштырды.