«Илебез тарихында Крым»
18-нче мартта безнең илдә мөһим бәйрәм – Кырымның Россиягә кушылуы көне билгеләп үтелә. Быел ул тарихи датага 11 ел тула.
Балаларда патриотик хисләр, ил тарихына хөрмәт тәрбияләү, Кырымда булган тарихи вакыйгаларга кызыксынуны үстерү өчен, 17-нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, «Илебез тарихында Крым» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр.
Катнашучылар Кырым тарихы, республика тарихындагы мөһим вакыйгалар, ярымутрауның Россия өчен әһәмияте турында мәгълумат алдылар. Виртуаль экскурсияне башкарырга «Кырым һәм Россия-бер язмыш» слайд - презентациясе ярдәм итте.