“Китап киштәсендә юбилей”
26-нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты, мәктәп белән берлектә, балаларның язгы каникулы кысаларында, Г.Х. Андерсеннең тууына 220 ел һәм аның “Дюймовочка” китабы нәшер ителүгә 190ел тулу уңаеннан, “Китап киштәсендә юбилей” дип исемләнгән конкурслы күңел ачу чарасы үткәрделәр.
Катнашучылар авторның кыскача тормыш юлы, китап язылу тарихы белән таныштылар. Юбилярның әкияте буенча төшерелгән мультфильм карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.