“Театр күңелләрне юатыр”
27-нче мартта Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Балаларның язгы каникулы кысаларында, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты, мәктәп берлектә кече һәм урта яшьтәге балалар өчен “Театр күңелләрне юатыр” дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрделәр.
Алдан әзерләнмичә, чарага килгән балалар рус халык әкияте “Йомры икмәк= Колобок” әкиятен сәхнәләштерделәр. Спектакльдә балалар гына түгел, әниләрнең дә катнашуы чарага тагын да ямь өстәде.