“Туган телем- назлы гөлем”
Дөньяда 21 февраль – Халыкара Туган тел көне буларак үткәрелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оештырылган.
Шушы бәйрәм кысаларында, 21-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, урта һәм өлкән яшьтәге китап укучылар өчен, “Туган телем- назлы гөлем” дип исемләнгән конкурслы күңел ачу чарасы үткәрделәр.
Катнашучылар мәкаль- әйтемнәр, табышмаклар белүдә, шигырь язу, портрет буенча язучыны тану һ.б. конкурсларда катнаштылар. Иң күп белүче исеменә Фәнүзә Нәбиева лаек булды.