«Эх,яшь чаклар бар иде!»
28-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты, «Ак калфак» оешмасы белән берлектә, «Эх,яшь чаклар бар иде!» дип исемләнгән фольклор кичәсе үткәрделәр.
Чарада катнашучылар онытылып бара торган татар халык уеннары уйнадылар, борынгы танылган халык җырларын искә төшерделәр. Гармунчы Хөснетдинов Фәрит абый, үзешчән җырчыларыбыз Фәтих абый, Закирә апа Хәбибуллиннар, Мәдинә Бакирова, Рузилә апа Әбүзарова үзләренең чыгышлары белән бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр. Күңелле очрашу чәй табыны артында дәвам итте.