“Сәламәт киләчәк- үзебездән тора”
1-нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, яшүсмерләр өчен, “Сәламәт киләчәк- үзебездән тора” дип исемләнгән викторина үткәрделәр.
1-нче мартта Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу проблеманың актуальлеге бөтен дөньяда наркотикларга бәйлелекнең алкогольгә караганда ешрак һәм тизрәк барлыкка килүе белән бәйле.
Катнашучы яшүсмерләргә зарарлы гадәтләрнең ни өчен куркыныч булуы, наркотик чараларны куллану, саклау һәм сату өчен җинаять җаваплылыгы турында турында сөйләделәр. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Тәкъдим ителгән викторина теманы ачарга ярдәм итте.