“Татар сәхнәсенең легендасы”
Агымдагы елның 15-нче февралендә татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировның тууына 90 ел тула. Шул уңайдан, 6-нчы февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, “Хәзинә” клубы кысаларында, “Татар сәхнәсенең легендасы” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр.
Катнашучылар бөек җырчының биография, иҗаты белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, легендар җырчы турындагы китапларга күзәтү үткәрелде, Илһам Шакиров башкаруында яраткан җырлар тыңладылар.